Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 402 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк. 

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 4 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 386, 49 һәм 937 эшсез кеше исәптә тора. 

Яр Чаллы (+1), Кама Аланы (+3), Чистайда (+2) бу атнада эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International