Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт дәресе узды. Чараның максаты балаларның физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуларын арттыру иде.
Дәрес «Сәламәт булу нәрсәне аңлата?» дигән әңгәмәдән башланды. Аннан соң балалар серле станцияләр буйлап сәяхәткә киттеләр, анда төрле биремнәр үтәделәр. Балалар зур кызыксыну белән эстафеталарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Дәрес җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.