1 август көнне Балтач муниципаль районында ике Бөек Ватан сугышы ветеранын котлау чаралары узды. Бу көнне тыл хезмәтчәннәре Разия Гыйматдинова һәм Минсафа Йосыпова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, муниципаль район башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.