«Кайгырту» приютында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган чара уздырылды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2 августта, Россия Һава-десант гаскәрләре көнендә, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова тематик чара үткәрде. Мәктәп яшендәге балалар Россиядә гаскәрләрнең төрләре, Һава-десант гаскәрләре көне тарихы турында белделәр, герой-десантчылар белән таныштылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләргә Советлар Союзы Герое В. Ф. Маргелов турында сөйләделәр, аның исеме десант гаскәрләрендә легендар зәңгәр беретлар барлыкка килү белән бәйле.

Балаларга махсус тренировка шәһәрчекләрендә тренировкаларның ничек үткәрелүен, десантчыларның каршылыклар полосасын ничек узуларын, парашют белән сикерергә өйрәнүләрен белү бик кызык булды.

Мондый дәресләр балаларның күзаллауларын киңәйтеп, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләп кенә калмыйча, һөнәри үзбилгеләнештә дә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International