Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгән балаларны татар халык биюләре белән таныштырдылар

2021 елның 3 августы, сишәмбе

«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Татар халык биюләре көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада сигез балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Дәрес башында балаларга «Сабантуй» һәм «Әпипә» татар биюләре белән видеороликлар күрсәтелде. Катнашучыларны алар шаккатырды. Педагог балаларның игътибарын биюдә татар халкының абруе, игелеклелеге һәм оптимистик әхлагы ассызыклануга юнәлтте. Видеоязмаларга карап, балалар татар биюенең кайбер элементларын үзләре башкарып карадылар.

Алга таба катнашучыларга татар халык костюмы рәсемнәрен буярга тәкъдим ителде. Дәрес балаларны татар халкы мәдәниятенә җәлеп итәргә, аның матурлыгын һәм уникальлеген аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International