«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә футбол буенча мастер-класс узды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

3 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлек социаль хезмәт алучыларының футбол буенча тренер Виктор Борисов белән очрашуы булып узды. Чара Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылды.  

Чара башында тренер футбол үсеше тарихы һәм уен кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде. Аннан соң җиңел разминка үткәрелде, ә соңыннан катнашучылар тренер белән бергә туп белән күнегүләр башкардылар. Социаль хезмәт алучылар уңай эмоциональ кәеф алдылар һәм тренерга мавыктыргыч һәм танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр. 

Мастер-класста ун кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International