Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр онлайн-турнирларда катнашалар

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты беренче тапкыр шашка буенча онлайн-турнирда катнашты. Алабугалылардан Юрий Пустынин катнашты. Аның көндәшләре Парталь интернат-йортыннан (Карелия) өлкән яшьтәге кешеләр иде. Бу юлы Юрий Леонидович көндәшләрен өч тапкыр отты, соңгы уен нәтиҗәсе – ничья.

Шахмат турнирында Алабуга һәм Волгоград интернат-йортларында яшәүчеләр очрашты. Алабугадан Геннадий Щукин катнашты, ул шулай ук җиңү яулады.

«Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәмендә Россиянең төрле шәһәрләреннән өлкәннәр аралашу мөмкинлеге алды. Өлкән яшьтәге кешеләр ярышларда бик теләп катнашалар. Бу аралашу өчен мәйданчык та, үз-үзеңне яхшы интеллектуаль һәм физик формада тотарга стимул да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International