Теләче районында өлкән яшьтәге гражданнарны барлап чыгу дәвам итә

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау буенча актив эш алып бара.

28-29 июль көннәрендә белгечләр Алан һәм Олы Мишә авыл җирлекләренә бардылар. Гражданнарны өйдә йөреп чыгу актлары тутырылды, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль мошенниклыктан саклану ысуллары турында искәрттеләр. Шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканың нәтиҗәлелеге турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Белгечләр гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр, социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирделәр. Чаралар белән 54 кеше колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International