Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аңлауга ориентир» курсыннан төркемле дәрес үткәрде. Бу чарада 7-11 яшьлек җиде бала катнашты.
Балалар хезмәттәшлек хисен үстерергә, төркемнең башка катнашучыларын бәясез кабул итәргә өйрәнергә ярдәм итә торган берничә күнегү башкардылар. Һәр бала киләчәктә дә конфликтсыз аралашу ысулларын куллансын өчен, психолог «Пирамида Грэма» дигән белешмәлек таратты.