Министрлык инвалид кешеләрнең сайлауларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышуга кушылды

2021 елның 30 июле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре ТР Үзәк сайлау комиссиясенең физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эш төркеме утырышында катнаштылар.

Утырыш барышында социаль яклау органнарының һәм сайлау комиссияләренең сайлауларга әзерлек һәм аларны гамәлдәге законнарны һәм үзәк сайлау комиссиясенең инвалидлыгы булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып уздыру чорында үзара хезмәттәшлегенең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар. Әлеге тәкъдимнәр шулай ук инвалид дип танылмаган кешеләргә карата да кулланыла: өлкән кешеләргә, вакытлыча эшкә сәләтсез гражданнарга, халыкның башка аз мобильле төркемнәренә.

Видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәгә шулай ук социаль яклауның барлык территориаль органнары, стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре дә кушылды.

Тулырак мәгълүмат ТР ҮСК сайтында урнаштырыла: izbirkom.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International