Казанда социаль хезмәт алучылар анимацион мультфильм ясыйлар

2021 елның 30 июле, җомга

Социаль хезмәт алучыларның, 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның, коммуникатив күнекмәләрен яхшырту, эмоциональ фонын тотрыкландыру һәм канәгатьләндерерлек тормыш потенциалын саклау максатыннан Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә «Дөньяга ачык йөз белән» театр студиясе эшли. Нәкъ менә шунда мульттерапия буенча дәресләр уза, алар үз эченә сөйләм аппаратын үстерү буенча дәресләрне, мультфильмнар карауны һәм анимацион кино булдыруны ала.

Хәзерге вакытта социаль хезмәт алучылар «Куян йорты» рус халык әкияте мотивлары буенча үзләренең мультфильмнарын ясыйлар. Алар Юрий Норштейнның «Төлке һәм куян» мультфильмын карадылар, «Куян йорты» өстәл уены персонажлары булып сөйләшеп карадылар һәм, ниһаять, мавыктыргыч процесска – пластилиннан үз геройларын ясауга керештеләр.

Мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларда яхшы эмоциональ җавап таба, уңай мәнфәгатьләр формалаштыруга һәм ялны эчтәлекле итеп оештыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International