29 нчы июль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин һөнәр сайлыйм» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен узды.
Балалар белән төрле һөнәрләр, шул исәптән заманча һөнәрләр турында сөйләштеләр. Шулай ук катнашучылар бик теләп «Һөнәрләр әлифбасы» уенын уйнадылар, аның барышында төрле хәрефләргә башланучы һөнәрләрне искә төшерделәр. «Алар безнең үзәктә эшлиләр» дигән презентация балаларны социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштырды.
Соңыннан тернәкләнүчеләр-студентлар Ангелина Бельская һәм Тимур Бежин үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, һөнәри юл сайлаганда нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәклеге турында сөйләделәр.