«Веста» үзәге белгече балалар өчен викторина оештырды

2021 елның 30 июле, җомга

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында 28 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Билгеләр һәркайда» дигән викторина узды.

Социаль эш буенча белгеч Анжела Хәйрова оештырган әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән тугыз балигъ булмаган бала катнашты. Очрашу башында белгеч балаларны юл билгеләре белән таныштырды. Аларның кайберләрен балалар әле белми иде. Алган белемнәрне ныгыту өчен белгеч «Билгеләр һәркайда» дигән викторина үткәрде: һәр катнашучы сораулар белән карточкалар алды һәм аларга тиз генә җавап бирергә тиеш иде.

Аннан соң балигъ булмаганнар белән берничә төрле юл ситуациясен карадылар һәм теге яки бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкладылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтибез һәм үтәячәкбез, дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International