Түбән Кама районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ВДОХновение» дигән яңа проектны гамәлгә ашыра.
Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 550 социаль хезмәт алучы тора, һәм аларның һәркайсы белгечләр җитәкчелегендә өй шартларында билгеле бер күнегүләр комплексын башкара алачак. Технологияне тормышка ашыру сулыш органнары авырулары вакытында аеруча актуаль, ә дөрес сайланган сулыш техникасы сәламәтлекне ныгытырга һәм озын гомерлелекне тәэмин итәргә сәләтле.
«ВДОХновение» проекты медицина учреждениеләре киңәшләрен исәпкә алып үткәрелә. Эш планына шулай ук социаль хезмәткәрләр белән методик дәресләр һәм табиблар катнашында практик осталык мәктәпләре дә кертелгән.