Зәйдә Ата-аналар университетында чираттагы дәрес уздырылды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының грант ярдәмен алган «Авыр һәм күп төрле үсеш бозылулары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган ата-аналар клубы үз эшчәнлеген дәвам итә.

Ата-аналар университеты эше кысаларында психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, ата-аналар компетенциясен арттыру буенча чаралар үткәрелә. Алынган белемнәр максатчан төркемдәге ата-аналарга тәрбия буенча эшчәнлекне дәвам итәргә һәм өй шартларында баланы үстерү өчен оптималь мохит булдыруга ярдәм итә.

28 июльдә чираттагы дәрес барышында балалар тәрбияләүдә физик көч куллану, куркыту, янаулар, аларга кул күтәрүнең яхшы булу-булмавы турында фикер алыштылар. Социаль педагог сүзләренчә, фикер йөртүче һәм яратучы ата-аналар физик көч һәм янаулар баланы тәрбияли ала торган алымнар түгеллеген аңларга тиеш, кечкенә кешенең язмышы әхлакый критерийларга һәм ата-анасының карашларына бәйле. Ата-аналар өчен шулай ук алар өчен әзерләнгән буклетлар да файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International