«Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә укыту мастер-классы узды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районында «Авыр һәм күп төрле үсеш бозылулары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының грант ярдәмен алган иде.

Әлеге проект кысаларында 27 нче июль көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре өчен «Авыр һәм күп төрле үсеш бозылулары булган балаларда социаль компетентлыкны формалаштыру» дигән темага мастер-класс оештырылды. Социаль педагог һәм бүлек мөдире «Авыр һәм күп төрле үсеш бозылулары булган бала өчен үсеш бирүче торган мохит оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында алган белемнәре белән уртаклаштылар. Балага йогынты ясарга мөмкинлек бирүче арт-терапия төрләренә басым ясалды, шулай ук катнашучыларга практик биремнәр тәкъдим ителде.

Акыл ягыннан артта калган, авыр һәм күп төрле үсеш бозылулары булган кешене укыту нәтиҗәсе булып аның тормышын нормальләштерү тора, ә мондый бала белән педагогик эш аны социальләштерүгә һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International