«Веста» үзәге гаиләдәге микроклиматны яхшырту буенча дәрес үткәрде

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

28 июль көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлаша белергә» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы җиде гаилә катнашты.

Дәрес башында катнашучылар үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә хаталы күзаллауларны билгеләп үтәргә, эчке курку, үпкәләрне һәм башка тискәре эмоцияләрне эшкәртергә мөмкинлек биргән күнегүләрне үтәделәр. Психолог ассызыклап үткәнчә, тискәре эмоцияләрне һәр кеше кичерә ала, иң мөһиме – моны үз вакытында аңлау һәм хисләрең әйләнә-тирәдәгеләргә авырлык китерүенә юл куймау.

Үткәрелгән чара гаиләдәге микроклиматны яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Дәрес ахырында «Веста» үзәге белгече катнашучыларга «Өлкәннәр һәм балалар арасында конфликтларны чишүнең отышсыз ысулының 6 адымы» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International