Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга хокукый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. 28 июль көнне тәрбияче Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән «Шуклык кайчан хокук бозуга әйләнә» дигән әңгәмә үткәрде. Чараның максаты балаларны уйсыз гамәлләрдән саклау, алар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы булуы турында аң формалаштыру иде.
Балаларга административ һәм җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән башлануы, шаянлык хулиганлыктан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, уку йортларында һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Уен формасында тәрбияләнүчеләр кабул ителгән тәртип нормаларын бозучы төрле ситуацияләрне билгеләделәр, шуклык, хулиганлык һәм җинаять арасындагы чикләрне билгеләделәр.