Татарстанның күп кенә моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 518 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 28 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 391, 418, 53 һәм 948 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Кама Аланы (+18) һәм Чистай (+7) шәһәрләрендә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International