Эш бирүчеләр республика халкына 52 меңгә якын вакансия тәкъдим итә

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

2021 елның 28 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 18 386 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 446 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,91 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 51 994 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 311 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,35 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 676 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 31 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International