Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын частенә экскурсия оештырылды.
Балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерү машиналарын карадылар, әлеге һөнәр вәкилләренә сораулар бирделәр. Шулай ук яшь кунакларга мастер-класс күрсәтелде, аннан соң күпләр киләчәктә бу һөнәрне сайларга теләк белдерделәр. Мондый экскурсияләр һөнәри юнәлеш бирә, балаларга үзләренең тормыш кыйммәтләрен билгеләүдә ярдәм итә.