«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре өстәл теннисы уйныйлар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары өчен өстәл теннисы уены оештырылды. Чара Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында үткәрелде.

Атна буе социаль хезмәт алучылар уен кагыйдәләрен һәм техникасын үзләштерделәр, дөрес итеп туп бирергә өйрәнделәр. Бүгенге чарада ун кеше катнашты. Алар барысы да яхшы нәтиҗәләр һәм осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International