«Веста» үзәгендә ата-аналарны балалар өчен уенчыклар ясарга өйрәтәләр

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 27 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча кабинетта дәрес узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Ландыш Зарипова үткәрде.

Дәрестә фетрдан кубик тегү эшен дәвам иттеләр. Узган юлы катнашучылар үз эшләнмәләренең дизайнын билгеләделәр, кубикның төрле төстәге яклары өчен шаблоннар әзерләделәр. Эш вакытында Ландыш Зарипова катнашучыларга кубикның теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен бик файдалы уен икәнлеген искә төшерде, ул логиканы, хәтерне, фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Мондый кубик белән уйнаганда балалар формаларны, төсләрне, предметларның зурлыгын аерырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International