Кайбыч муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы балалар белән җәйге сәламәтләндерү эшен оештыруны дәвам итәләр.
Чираттагы очрашу балаларны танып-белү һәм интеллектуаль яктан үстерүгә юнәлдерелгән иде. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, «Junior Smart» яңа танып-белү уены уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Чара физик активлыксыз да узмады. Ахырда һәр катнашучы татлы бүләк алды.
Җәйге чорда балалар белән мондый эш шатлыклы атмосфера тудырырга ярдәм итә, балаларда бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү хисе формалаштырырга ярдәм итә.