Арт-терапия – сәнгать иҗатын куллануга нигезләнгән психотерапевтик алым. Иҗади эш балага үз-үзен, потенциалын күрсәтү өчен мөмкинлек бирә, шуның аркасында аның эмоциональ һәм үз-үзен тоту өлкәләрендә сизелерлек яхшы үзгәрешләр күзәтелә.
Арт-терапия юнәлешләренең берсе – рәсем ясау. Көндезге төркем кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы «Юлдаш» клубы әгъзалары белән арт-терапия дәресе үткәрделәр. Катнашучылар «Диңгездә кит» дигән рәсем ясадылар. Мондый дәрес, оештыручылар сүзләренчә, стресска каршы көрәшергә ярдәм итә, борчылулардан арындыра, нервларны тынычландыра, вак моториканы һәм хәтерне яхшырта, интеллектуаль активлыкны саклый.
Арт-терапия белән шөгыльләнү өчен махсус әзерлек таләп ителми, ә иҗади чаралар бик нәтиҗәле һәм кызыклы уза.