Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Һавадан сәламәтлек» дигән яңа проект гамәлгә ашырыла. Ул тәрбияләнүчеләргә үлән чәйләре һәм кислород коктейльләре ясау һәм куллану өчен махсус оештырылган мәйданчык булдыруга юнәлтелгән.
Кислород фитобары технологиясе фитотерапияне учреждениедә кулланыла торган сәламәтләндерү ысуллары белән бергә куллануны күздә тота. Бу өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар организмының гомуми сәламәтләндерү процессларына ярдәм итәргә тиеш. Социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, үлән чәйләре һәм кислород коктейльләрен куллану сәламәтләндерү дәресләре, сәламәт яшәү рәвеше темасына лекцияләр белән тулыландырылачак.
«Һавадан сәламәтлек» проекты алты ай дәвамында тормышка ашырылачак. Эш планына шулай ук адаптив физкультура буенча дәресләр, дару үләннәренең һәм актив ялның файдасы турында әңгәмәләр, максатчан төркемдә катнашучыларның психологик тестлар узуы кертелгән. Партнерлар белән йомгаклау түгәрәк өстәлендә гамәлгә кертелгән технологияне алга таба үстерү юллары билгеләнәчәк.