«Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясауга багышланган чара кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Үтә күренмәле мольбертта рәсем ясау алымнары» дигән мастер-класс уздырдылар. Дәрес республиканың социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен оештырылды.
Учреждение белгечләре өчен бу яңа технологияне Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондыннан грант ярдәмендә үзләштерделәр һәм социаль хезмәт алучылар белән эшкә керттеләр. Нәкъ менә грант акчасына дүрт комплект җиһазлар сатып алынды, ә психокоррекция эше технологиясе белән белгечләр «Иматон» Гамәли психология институты вебинарларында таныштылар.
Катнашучылар тәкъдим ителгән технология белән кызыксынуларын белдерделәр, аның уникальлеген һәм үтемле булуын бәяләделәр. Эш барышында алар үз учреждениеләре хезмәткәрләренең видеоэлемтә режимында мастер-класста катнашуын тәэмин итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Август аенда «Мин әни» грант проекты кысаларында «Ышаныч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинарлары узачак. Анда үтә күренмәле мольберт белән эшләү технологиясе белән генә түгел, ә грант акчасына булдырылган адаптив бүлмә, интерактив комлык һәм башка яңа психологик методикалар белән дә танышырга мөмкин булачак.