27 июль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Айдан кеше» дип аталган чара узды. Тәрбияче А. М. Трофимова үткәргән чара танылган галим, сәяхәтче Н. Н. Миклухо-Маклайның тууына 175 ел тулуга багышланган.
Мавыктыргыч дәрес балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтүгә, хәтерне һәм игътибарлылыкны яхшыртуга юнәлтелгән иде. Балалар сәяхәтченең халыкларны өйрәнү буенча күпьеллык хезмәте табигый фәннәр үсешенә зур өлеш кертүе турында белделәр. Дәрес темасын тагын да яхшырак аңларга Николай Миклухо-Маклайның ачышлары турындагы видеоматериал һәм уеннар ярдәм итте, алар барышында яшь социаль хезмәт алучылар үзләрен сәяхәтчеләр итеп тойдылар.