«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, «М. шәһәрендә кагыйдәләр буенча йөрибез» дигән чара уздырдылар. Чарага «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Менделеевск районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова чакырылган иде.
Дәреснең максаты балигъ булмаганнар белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эшне камилләштерү һәм җәяүле балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү иде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар, уен ярдәмендә алган белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук Мәликә Ибраһим кызы викторина үткәрде, балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Һәр катнашучыга яшь җәяүле һәм велосипедчы өчен юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр, шулай ук блокнот һәм каләм тапшырылды.
Чара ахырында катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда сак булырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.