Бүген видео-конференц-элемтә режимында Россия Федерациясе субъектларында инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасының төбәк ярдәмче программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Шулай ук системаның үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.
Чараны оештыручы – Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын үстерүнең федераль фәнни-методик һәм методологик тәэмин итү үзәге. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының кайбер министрлыклары вәкилләре дә катнашты. Шулай итеп, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева чарада катнашучыларга республикада бу юнәлештәге эш турында сөйләде.
Чираттагы киңәшмә сентябрь аенда планлаштырыла. Чараның темасы – «Уңайлы мохит» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруны бәяләү һәм анда Россия Федерациясе субъектларының катнашуының перспективалары».