Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр рәсем буенча онлайн-курска кушылды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Креатив мәктәбе белән нульдән рәсем ясыйбыз» онлайн-курсына кушылды.

Ростов-на-Дону шәһәреннән рәсем остасы Ирина Шпакова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр уң як ярымшар рәсем ясау техникасында эшләделәр һәм натюрморт ясадылар. Интернат-йорт карамагындагылар бик теләп буяулар һәм пумалалар белән эшләделәр, натюрморт төрләре һәм мондый композицияләр ясаган танылган рәссамнар турында да белделәр.

Иҗади дәрес «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International