Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тоз энергиясе» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Анда интернат-йорт карамагындагылар катнаша, алар өчен учреждениедә тоз бүлмәсе җиһазландырылган. Анда сәламәтләндерү сеанслары узачак.
Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, тоз бүлмәсе гипертония, бронхиаль астма, ишемик йөрәк авыруы, тромбоз, йокысызлык, неврология һәм башка авырулар вакытында бик файдалы. Тозлы бүлмәдә кыска вакыт утыру да сәламәтлек торышын сизелерлек яхшырта. Сәламәтләндерү атмосферасы, дәвалаучы һава, тыныч музыка һәм утлар өлкәннәрнең нерв системасына уңай йогынты ясый.
«Тоз энергиясе» проектын гамәлгә ашыру иганәчеләр һәм партнерлар ярдәме белән мөмкин булды: «ЛУКОЙЛ» ГАҖ, «Старость в радость» Хәйрия фонды, «Соллерс Форд» ҖЧҖ, «Август-Алабуга» ҖЧҖ, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ. Шушы көннәрдә учреждениедә «Соллерс Форд» вәкилләре булып китте. Алар тоз бүлмәсен карадылар һәм сәламәтләндерү сеансында булдылар.
