«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен агачлар белән дәвалыйлар

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Агачларның шифалы көче» дип исемләнгән гадәти булмаган чара үткәрде. Ул социаль хезмәт алучыларның нерв системасын ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Дәрес темасына төшенү өчен, психолог агачларның шифалы үзлекләре турында сөйләде. Аннары катнашучылар агачлар белән икеяклы элемтә урнаштырдылар – аларны сәламләделәр, алар янында күпмедер вакыт үткәрделәр. «Изгелек» үзәге белгече тернәкләнүчеләргә агачларны кочакларга тәкъдим итте, бу исә, аның сүзләренә караганда, тискәре энергетикадан арынырга ярдәм итә.

Чарада барлыгы дүрт кеше катнашты. Алар барысы да хәлнең яхшыруын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International