Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре балаларның иҗади потенциалын ачалар. Әйтик, шушы көннәрдә белгечләр өлкән яшьтәге балалар белән бергә нәниләргә «Йомры икмәк» курчак спектакле күрсәттеләр.
Балалар үз куллары белән курчак геройлар ясадылар. Спектакль вакытында өлкәнрәк балалар үз рольләрен бик яхшы башкардылар, ә кече яшьтәге балалар моны кызыксынып күзәттеләр.
Ата-аналар билгеләп үткәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның театр эшчәнлегендә катнашуы аның иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә һәм социаль мохиткә җайлашырга мөмкинлек бирә, бала кыюлана, аның үз-үзен тотышында уңай үзгәрешләр күзәтелә башлый.