Өлкәннәр белән эшләүдә рәсем терапиясе

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән психокоррекцион эш ысулы буларак рәсем терапиясе кулланалар. Мондый шөгыль һәркем өчен дә туры килә, шуңа күрә эштә актив кулланыла ала.

Чаралар өчен кәгазь, пумала, төсле карандашлар, буяулар гына кирәк. Психолог Наталья Самарина тарафыннан аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән үткәрелгән рәсем дәресләре индивидуаль карау планының тернәкләндерү чаралары комплексына керә. Иҗади процесс шәхеснең эмоциональ ресурсларын активлаштырырга, өлкән яшьтәге кешеләрнең рухи халәтен яхшыртырга һәм үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә.

Чираттагы индивидуаль дәресләрдә интернат-йортта яшәүчеләргә салават күпере ясарга тәкъдим ителде. Кемдер шаблон буенча, ә кемдер кабатланмас рәсем ясады. Иҗади эш өлкән яшьтәге кешеләргә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International