Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында көндезге төркем дәресләре циклы дәвам итә. Чараларга менталь тайпылышлары булган затлар йөри.
Шушы көннәрдә учреждениенең социаль педагогы һәм психологы пластилиннан әвәләп ясау буенча төркемле дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар бик теләп агачлар, җәнлекләр һәм кошлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, әкият геройлары әвәләп ясадылар. Шул ук вакытта белгечләр катнашучыларның дәрескә һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәләренә кызыксынуларын хупладылар.
Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, сөйләм, фикерләү, вак моторика үсешенә ярдәм итә, балага дөньяны һәм аның турында күзаллауларын модельләштерү мөмкинлеге бирә.