«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында 26 нчы июльдә Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати чара үткәрде. Очрашуның максаты – 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие алу тәртибе турында гражданнарга мәгълүмат бирү.
Чарада катнашкан кешеләр пособиене алу өчен нинди документлар кирәклеген, балалы гаиләләр өчен законда каралган ярдәм чаралары турында белделәр. Чарада биш кеше катнашты. Алар барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.