Менделеевскта волонтерлар авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә ярдәм иттеләр

2021 елның 27 июле, сишәмбе

26 нчы июль көнне Менделеевск районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Е. С. Медведева авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә азык-төлек җыелмасы тутырылган пакет тапшырды.

Чара «Игелек кыл» волонтерлар берләшмәсе оештырган акция кысаларында үткәрелде. Берләшмәне Ләйсән Манина җитәкли. Төркем авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә, ата-анасыз калган балаларга ярдәм күрсәтә, дәвалануга мохтаҗ балалар өчен акча җыюны оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International