«Веста» үзәге белгечләре лаеклы бүләкләр алдылар

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

23 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Бәйрәмдә социаль эш буенча белгеч Рәмзилә Хафизовага озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Социаль эш буенча белгеч Алия Малякова хезмәткә намуслы карашы, һөнәри осталыгы һәм актив тормыш позициясе өчен «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Аңа грамотаны министр Эльмира Зарипова тапшырды.

«Веста» үзәге директоры Татьяна Мыльниковага һәм профсоюз оешмасы рәисе Екатерина Трусеевага «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» конкурсында 3 урын өчен дипломнар тапшырылды. Шулай ук «Веста» үзәге балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны профилактикалау буенча иң яхшы социаль практика өчен диплом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International