26 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Минем ресурслар» дигән темага чарада катнаштылар. Аның максаты сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау иде.
Социаль эш буенча белгеч кинезиологик гимнастика үткәрде, катнашучыларга кәефне яхшыртырга ярдәм итә торган берничә күнегү башкарырга тәкъдим итте. Социаль хезмәтләр алучылар бу күнегүләрне өй шартларында да даими рәвештә үтәргә сүз бирделәр. Материалны яхшырак үзләштерү өчен белгеч күнегүләрне башкару техникасы аңлатылган белешмәлекләр таратты.
Чарада биш кеше катнашты.