22 нче июль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече А. Х. Кашапова «Тегү эше» хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес үткәрде.
Дәрестә катнашучылар кайнар әйбер тоткыч тегәргә өйрәнделәр. Бүгенге көндә дәресләргә дүрт хатын-кыз йөри. Хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында алар көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә торган яңа күнекмәләр ала: кием-салым ремонтлау, гаилә ихтыяҗлары өчен кирәкле әйберләр тегү.