Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсез гражданнар арасыннан ике кеше уку дәресләренә кереште. Ике ай дәвамында алар чәчтараш эшенә өйрәнәчәк.
Дәресләрне чәчтараш хезмәтләре өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе һәм заманча технологияләр буенча белеме булган югары квалификацияле педагог-чәчтараш үткәрә. Квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге документ биреләчәк.