21 июль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы булып узды.
Чарада пенсия фондының клиентлар хезмәте вәкиле А. А. Тимербаева, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Г. М. Гыйниятуллина, «Чишмә» үзәге директоры урынбасары А. И. Хәйруллина һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ф. Р. Шәйхетдинова чыгыш ясадылар. Очрашуда катнашучылар пенсия исәпләү, яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук социаль хезмәткәрләрне өлкәннәр белән эшләү вакытында тернәкләндерү чараларына, коммуникатив потенциалны яхшырту күнекмәләренә өйрәтү оештырылды.
Җыелыш кысаларында белгечләр белән инвалидлар өчен объектларның һәм хезмәтләрнең үтемлелеген тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча инструктаж үткәрделәр, 2021 елның икенче яртыеллыгына максатлар һәм бурычлар билгеләделәр. Соңыннан социаль хезмәткәрләргә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында эш алымнары турында сөйләделәр.