Шушы көннәрдә «Яңгыр балалары» социаль проекты кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре индивидуаль дәрес уздырдылар. Ул сенсор бүлмәсендә, «Аутизм» җыелмасын кулланып үткәрелде.
Чарада бала һәм аның әти-әнисе катнашты. Жестлар һәм мимика ярдәмендә «Йомры икмәк» әкиятен сөйләделәр. Киеренкелекне киметү һәм кан әйләнешен торгызу өчен массажер-матрас аерым кызыксыну уятты. Гомумән алганда, мондый төрдәге дәресләр аутизмлы балалар өчен хас булган сенсорлы һәм эмоциональ дискомфортны йомшартуга, мөстәкыйль уен күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.