23 июль көнне Казанда «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Тантаналы чараның кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук республиканың барлык муниципаль районнарыннан килгән конкурста катнашучылар бар иде.
Үз чыгышында министр социаль хезмәткәрләргә фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ә республика этабында җиңүчеләргә Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы итеп күрсәтүләрен теләде.
Чарада катнашучылар өчен концерт программасы оештырылды. Шулай ук Министрлыкның Республика ресурс үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре өчен Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган викторина үткәрде, ә социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторинада катнаштылар.