Министрлыкта Иҗтимагый совет утырышы узачак

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узачак. Чара кысаларында 2021 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның ачык формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында фикер алышу каралган.

Утырыш дистанцион рәвештә, онлайн-режимда узачак.

Иҗтимагый совет утырышында алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Онлайн-утырышка сылтама аларның электрон адресларына җибәреләчәк.

Иҗтимагый совет утырышында катнашу өчен гариза формасы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm?pub_id=2138485.

Гаризаларны түбәндәге электрон адреслар буенча җибәрергә кирәк:

ММЧ вәкилләре өчен – Rafail.Giniyatullin@tatar.ru;

гражданнар өчен – Opsoo.Mtsz@tatar.ru («Иҗтимагый совет сәркәтибенә» тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International