22 июльдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 2022 елда Татарстан башкаласында узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары волонтерларын рекрутинглау үзәге ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстаннан Махсус Олимпиада атлеты, флорболчы Вячеслав Турин, шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО генераль директоры Максим Денисов һәм Идел буе дәүләт университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты.
Рекрутинглау үзәгендә кандидатлар, волонтерлар командасына эләгү өчен, сынау сөйләшүләре уза алалар. Барлыгы 2 250 кеше сайлап алынырга тиеш, 4,5 мең гариза килеп ирешкән инде.
Берничә ай дәвамында рекрутинглау кампаниясе онлайн-режимда узды, хәзер исә кандидатлар белән сынау сөйләшүләре күрешеп узачак.
Фото чыганагы: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО