Тернәкләндерү чаралары һәм хезмәтләр сорап мөрәҗәгать итү җиңелрәк булачак

2021 елның 23 июле, җомга

Дәүләт хезмәтләре порталында инвалидлыгы булган гражданнар өчен яңа сервис эшли башлады, ул техник тернәкләндерү чаралары һәм тернәкләндерү хезмәтләре алу өчен гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкинлек бирә. Яңа сервис Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм социаль иминият фонды белән берлектә эшләнгән.

Хәзер онлайн режимда түбәндәге хезмәтләр өчен гариза бирергә мөмкин:

- тернәкләндерү өчен техник чара алу, аны алыштыру яки ремонтлау, шулай ук мондый чыгымнар өчен компенсация алу;

– сурдотәрҗемә һәм тифлосурдотәрҗемә хезмәте алу яки мондый чыгымнар өчен компенсация алу;

– озатып йөрүче эт алу, шулай ук аны карап тоту һәм ветеринар хезмәтләре өчен чыгымнарны компенсацияләү;

– техник тернәкләндерү чарасы аласы оешманың урнашу урынына бару чыгымнарын компенсацияләү.

«2021 елның сентябрендә әлеге хезмәтне киңәйтү планлаштырыла. Сервис, электрон сертификат кулланып, Дәүләт хезмәтләре аша тернәкләндерүнең техник чараларын алырга мөмкинлек бирәчәк. ТТЧга гариза рәсмиләштергәндә тиешле опцияне сайлау да җитәчәк», – дип сөйләде Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Скляр.

Техник тернәкләндерү чараларына инвалидлыгы булган гражданнарның тормыш-көнкүрешен чикләүләрен компенсацияләүче яки бетерүче җайланмалар керә. Тернәкләндерү өчен тиешле техник чаралар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат индивидуаль тернәкләндерү һәм абилитация программасында бар, ул һәр инвалид кеше өчен индивидуаль төзелә һәм аның ихтыяҗларын исәпкә ала.

Исегезгә төшерәбез, «Инвалидлык вакытында онлайн-ярдәм» суперсервисын гамәлгә ашыру кысаларында инвалидлыгы булган гражданнар өчен хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше алып барыла. Ел саен тернәкләндерүнең техник чараларын алу максатыннан шундый 1,5 миллионга якын граждан мөрәҗәгать итә. Сервисны Дәүләт хезмәтләренә чыгару мондый хезмәтне алу процессын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

https://mintrud.gov.ru/social/337

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International