Өлкән яшьтәге кешенең яңа гаиләдә яшәү шартларын тикшерү максаты белән 22 июль көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Идея Николаевна Жилина янына барып кайттылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина өлкән яшьтәге кешенең яшәү һәм карау шартларыннан канәгать булу-булмавын ачыклады, проблемаларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады. Идея Николаевна яңа гаиләдә аны яхшы карыйлар, дип белдерде, өйдәгеләрнең игътибарлы һәм кайгыртучан булуларын билгеләп үтте.
«Еш кына нәкъ менә янәшәдә безне яратучы һәм без яраткан кешеләрнең булуы тормышка мәгънә бирә. Кешеләр белән аралашу үземне кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә, психик сәламәтлегемне яхшырта һәм мине сөендерә», – дип уртаклашты кунаклар белән 83 яшьлек әби. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина белән әңгәмә вакытында ул тормыш хатирәләре белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты озак вакыт карау системасы кысаларында стационар алыштыручы технологияләрнең берсе булып тора. Ул өлкәннәр һәм инвалидларның өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәүләре өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Проект «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
