«Салават күпере» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Ачык дөнья» клубы эшли

2021 елның 23 июле, җомга

«Ачык дөнья» клубы эше кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Мин һәм минем мөмкинлекләрем» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Психолог Ольга Коганова балалар белән эшләүдә «Игротерапия» технологиясен кулланды, ул ишетү игътибарын һәм визуаль кабул итүне үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән. Социаль педагог Ольга Лукашова дәрескә сәламәтлек саклау технологиясенең элементын – уен рәвешендә биткә массаж ясауны кертте. Балигъ булмаганнар бит өлешләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Очрашуның иҗади өлешендә балалар кәгазь битләрендә пластилиннан үз әниләренең һәм әтиләренең образларын ясадылар. Нәтиҗәдә, әвәләп ясалган күләмле сурәтләр катнашучыларны да, аларның әти-әниләрен дә сокландырды. Әниләр һәм әтиләр бик теләп үзләренең портретларын өйләренә алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International